Сөйләмне үзләштерү-сүзләрне дөрес әйтү, предметларны яки күренешләрне атау, әйтелгән сүзләрнең мәгънәсен һәм асылын аңлау. Иртә яшьтән ата-аналар сабыйларның сүзлек запасын тулыландырырга тырыша,тик еш кына бу стихияле рәвештә эшләнелә. Мондый сөйләм үсеше вакытында бары тик аз балалар гына телне үзләштерү һәм тулаем алганда тел сәләтен үстерү дәрәҗәсенә ирешә. Марафон ата-аналарга мәктәпкәчә яшьтәге балаларның сөйләм үсеше өчен дөрес база булдырырга, шулай ук үз баласының сөйләм үсеш дәрәҗәсен мөстәкыйль билгеләргә ярдәм итәчәк.
Вебинарның авторы һәм алып баручысы – Оксана Ушакова, институтның баш фәнни хезмәткәре, педагогика фәннәре докторы, профессор, Халыкара педагогика белеме фәннәре академиясе академигы.
Марафон чаралары онлайн форматында үткәрелә, катнашу өчен алдан теркәлү узарга кирәк.
Марафонның рәсми каналында балаларны тәрбияләү буенча өстәмә материаллар урнаштырылган.
Үткәрү датасы: 2022 елның 11, 12 һәм 14 апреле.
Уздыру форматы: онлайн.