Фән көне - 2022 Идел буе спорт университетында узачак

2022 елның 5 апреле, сишәмбе

Иртәгә, 6 апрельдә Идел буе университетында халыкара катнашу белән яшь галимнәр, аспирантлар, магистрантлар һәм студентларның X Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе узачак. 

Конференция программасы 9:30 сәгатьтә пленар утырыштан башлана. Аннан соң 11:00 сәгатьтә студентлар һәм укытучылар өчен мастер-класслар һәм лекторийлар сериясе оештырылачак.

"Сиңа проект кирәкме?" дигән темага мастер-классны Казан дәүләт медицина университетының нормаль физиология кафедрасы профессоры Рәзинә Нигъмәтуллина үткәрәчәк. 

Шул ук вакытта Идел буе университетының уку эшләре һәм санлы трансформация буенча проректоры Аделия Павлова «Физик культура, спорт һәм туризм өлкәсен цифрлаштыру» темасына мастер-класс белән чыгыш ясаячак. 

Университетның актив рәвештә үсә торган мәгълүмат-ресурс үзәгендә «"Динамо-Казан" волейбол командасының уңыш серләре» темасы белән "Спорт йолдызлары" сериясе лекторияләре узачак, анда кунаклар Ришат Гыйләҗетдинов һәм Ирина Королева булачак - "Динамо-Казан" ЖВК командасының баш тренеры һәм капитаны.

Шулай ук актив студентлар өчен спорт университетының студентлар фәнни җәмгыятеннән «Фән көне» интеллектуаль уены узачак. 

13:00 дән 16:00 гә кадәр 19 юнәлеш буенча секция утырышлары үткәреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International