БДИга өстәмә 300 млн сум

2013 елның 18 июне, сишәмбе
Математикадан бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләре билгеле булды. Татарстанда БДИның алдан бирү этабында әлеге фәннән – 25, төп этапта барлыгы 20 мең 598 кеше катнашкан иде. Быел республика буенча уртача күрсәткеч 56,1 балл тәшкил итә.
Узган ел бу сан 48,6 иде. Унбиш укучыбыз 100 балл туп¬лаган. Унтугыз кешенең максималь санга нибары ике баллы җитми калган. Математикадан “2”ле алмас өчен 24 балл җыярга ки¬рәк иде. Бездә бу чикне уку¬чыларның 4,3 проценты үтә алмаган. Сигез укучы сынаудан куып чыгарылган иде. Якынча мәгълү¬матларга караганда, ил буенча укучылар¬ның 7,6 проценты “2”ле алган.
БДИ ахырына якынлашып килә. Кичә билгеле бер сә¬бәпләр аркасында имтиханга килә алмаганнар химия, география, җәмгыять белеме, рус әдәбиятыннан имтихан тапшырды. 18-19 июньдә рус теле һәм математика буенча махсус көннәр билгеләнгән. БДИны үткән елларда бирә алмаган егет-кызлар, һөнәри белем бирү йортларын тәмамлаучылар сынауны 8-15 июль көннәрендә узачак. Моның өчен 20 июньнән 5 июльгә кадәр башкалабызның Әмирхан урамы, 111 адресы буенча урнашкан Республика мониторинг үзәгенә гариза тапшырырга кирәк.
Чыгарылыш укучылары вузга керү өчен гомуми балларның нәтиҗәсен көтсә, Рос-обрнадзор белгечләре БДИ җавапларының күпмесе Интернетка куелуын ачыклау белән мәшгуль. Хөкүмәт киләсе елларда мондый гаугалы хәлләрне булдырмас өчен чаралар эзли башлады инде.
“Эшләнгән план бар, ул хәтта бюджет проектына да кертелгән: имтихан мәгълү¬матларын саклау өчен өстәмә 300 миллион сум акча каралган. Кагыйдә бозу очракларын бетерү өчен бу конкрет чара”, – дип белдергән вице-премьер Ольга Голодец. Аның фикеренчә, 2014 елда БДИ биремнәренең вариантлары арттырылачак. Бу үз чиратында кирәк очракта онлайн режимында бер вариантны икенчесенә алыштыру мөмкинлеге бирәчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International