Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Мәгариф
һәм фән министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык
Максатлар һәм бурычлар
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты
Иҗтимагый совет
Мәгариф өлкәсе эш юнәлешләре
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының тарихы
Максат һәм бурычларны гаммәви формалаштыру
Күрсәтелгән хезмәтләргә бәйсез бәя бирү
Эшчәнлек
Программалар, проектлар һәм чаралар
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Югары һәм урта белем
Гомуми белем
Балаларга тәрбия, өстәмә белем бирү
Терроризмны кисәтү
Коррупциягә каршы тору
Архив
Документлар
Мәгълүмат-телекоммуникация “Интернет” челтәрендә ачык мәгълүмат формасында урнаштырылган мәгълүмат белән куллану шартлары
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Норматив документлар
Хезмәт хакы түләү системасы
Укытучылар хисабын киметү буенча киңәшләр
Матбугат хезмәте
Атналык план
Пресс-релизлар
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә өчен мәгълүмат
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Гражданнарны кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатен карау тәртибе
Интернет аша кабул итү
Мөрәҗәгать статусын тикшерү
Гражданнар өчен бушлай юридик ярдәм
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен анализлау
Элемтә өчен мәгълүмат
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы
Татарстанда мәктәпләрне төзекләндерү программасы икенче ел дәвам итә
2013 елның 18 июне, сишәмбе
Быел 167 гомуми белем бирү учреждениесе яңартылыр дип көтелә. Дүрт мәктәптән кала башкалары әлеге эшкә керешкән инде. Күптән түгел республика башлыгы Рөстәм Миңнеханов ТР Мәгариф министрлыгына ремонтны иң яхшы итеп башкаручыларны бүләкләү системасын булдырырга тәкъдим итте. Без исә ремонт барышын Азнакай мәктәпләрендә күзәттек.
Азнакай районында узган ел Актүбә, Азнакай, Сухояш мәктәпләрендә ремонт уздырылган булса, быел дүрт гомуми белем бирү учреждениесе үзгәреш кичерәчәк. Болар – Азнакайның 4 нче лицее, 8 нче кадетлар һәм Сарлы, Чалпы мәктәпләре. Төзекләндерү өчен республика бюджетыннан 88 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Гомумән, район үзе дә мәктәпләрне ремонтлауга акчасын кызганмый.
– Мәктәпләрне ремонтлау программасын булдыру бик әһәмиятле дип саныйм. Чөнки белем йортларының күбесе 40-50 ел элек үк төзелгән. Әгәр аларны бер кат ремонтлап чыга алсак, бик зур алга китеш булачак, – ди Азнакай районы башкарма комитеты рәисенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дамир Гыйләҗев.
Урынбасар белдергәнчә, районда ремонт февраль аенда ук башланган. Әлбәттә, моның өчен башта әти-әниләрдән ризалык сораганнар. Алар каршы килмәгән. Гомумән, яңарту эшләре укуга комачаулык китермәгән. Ремонт исә 1 августка кадәр төгәлләнергә тиеш.
– Безнең лицей 1962 елда ук төзелгән. Бу уку елында 572 укучы белем алды. Моннан биш ел элек аның түбәсе алыштырылган. Белем йорты иске иде. Яныннан узганда эч поша иде. Бигрәк тә коймалар, тәрәзәләрнең иске рамнары күңелсезләп тора иде. Мәктәптә канализация, җылылык системасы, ишек, тәрәзәләр алыштырылачак. Түбә яңартылачак. Бина латонит белән тышланачак. Ишегалдына асфальт җәеләчәк, – ди лицей директоры Ленар Хәйруллин.
1976 елда сафка бастырылган Сарлы мәктәбендә кызу эш өсте. Монда түбә, тәрәзә-ишекләр, канализация алыштырыла, мәктәп эченә санузел ясала, мәктәпнең тышкы ягы матурлана.
“2012 – 2013 уку елында Сарлы мәктәбендә Югары Стәрле, Сөендек, Бүләк авылларыннан 92 бала укыды. Ремонт безгә бик кирәк иде. Яңгыр яуганда түбәдән тамчы тамып җәфалады. Бәдрәф тә тышта урнашкан. Төзекләндерүгә авыл халкы бик сөенде. Һәр куйган тәрәзә, ишек өчен сөенеп бетә алмыйбыз. Мәктәбебез матурлангач, уңышлар артыр дип ышанып калабыз. Бердәм дәүләт имтиханнарында бер генә елны да сынатканыбыз юк”, – ди Сарлы мәктәбе директоры урынбасары Минзилә Мөхәммәдиева.
Яңартканны, матурлыкны кем яратмый инде?! Үзгәрешләр исә коллективка тагын да рухланып эшләргә, укучыларга яхшырак белем алырга этәргеч бирер дип өметләник.
«Ватаным Татарстан» материаллары буенча
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
16
апрель, 2026 ел
Россия һәм Төркия укучылары татар теле буенча олимпиада Гран-при алдылар
Татар теле буенча XIII Халыкара олимпиада Гран-при ияләре билгеле. Аларның исемнәрен бүген Казан «Корстон» комплексында бүләкләү тантанасында игълан иттеләр.
Арча мәктәбе укучысы «Профессионаллар» бөтенроссия чемпионатында көмеш медаль яулады
Арчаның 6 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбенең 8 “В” сыйныф укучысы Ранель Гаптелбәров “Профессионаллар” һөнәри осталык чемпионатының йомгаклау (төбәкара) этабында яшүсмерләр арасында “Физик культура, спорт һәм фитнес” компетенциясендә көмеш призер булды, дип хәбәр итәләр Арча муниципаль районының ВКдагы рәсми аккаунтында. Ярышлар Оренбургта узды.
Биектау районында МХО сугышчысы истәлегенә «Герой партасы» ачтылар
Татарстанның Биектау районы Учхоз мәктәбендә махсус хәрби операциядә катнашучы Илһам Адаев истәлегенә багышланган “Герой партасы” ачылды.
«ЕГЭ - это про100!» бөтенроссия онлайн-марафоны
2026 елның 22 апреленнән 28 апреленә кадәр Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Рособрнадзор) мәгълүмати-аңлату кампаниясе кысаларында “БДИ - ул про100!” Бөтенроссия онлайн-марафоны үткәрә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз