Татарстанда 20 апрельдә туган телләрнең Бөтенроссия форумы узачак. Ул «2014-2022 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасы кысаларында татар телен һәм әдәбиятын, татар мәдәниятен саклау һәм үстерү өчен өстәмә шартлар тудыру максатында оештырылды. Форумны оештыручы - ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы. Чара 2014 елдан бирле уздырыла.
Форум кысаларында татар теле буенча Халыкара олимпиада һәм «Илһам» Бөтенроссия яшь шагыйрьләр һәм язучылар конкурсына йомгак ясала, әлеге конкурсларда җиңүчеләр һәм призерлар, К.Насыйри һәм Р. Фәхреддин исемендәге республика премияләренә ия булучылар хөрмәтләнә.