11 апрельдән 14 апрельгә кадәр Уфада Уфа дәүләт нефть техник институты базасында экология буенча бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабы узды.
Теоретик һәм практик турлардан торган олимпиаданың финал этабына Россия Федерациясенең 76 субъектыннан 260 укучы килде.
Татарстаннан 9-11 сыйныфларда белем алучы 33 бала катнашты.
Конкурентлык көрәшендә җиңүчеләр булдылар:
Надежда Максимова, Казанның Идел буе районы мәгариф үзәге - 83 нче лицейның 10 нчы сыйныф укучысы;
Таисия Ревякина, Чаллының 26 нчы гимназиясенең 10 нчы сыйныф укучысы;
Камилә Сөләйманова, КФУның «IT-лицей» СУНЦ-ОШИ 10 сыйныф укучысы;
Эмилия Тарасова, Казанның Совет районы инженерлык лицей-үзәгенең 11 нче сыйныф укучыс;.
Есения Хусаенова, Бөгелмә районының М.Онджель исемендәге лицей-интернатның 9 нчы сыйныф укучысы.
Барлык җиңүчеләрне котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез!