«Белем» Россия җәмгыяте «Белем.Театр» конкурс-фестивален башлап җибәрә

2022 елның 19 апреле, сишәмбе

«Белем» Россия җәмгыятенең яңа агарту проектында - «Белем.Театр» театр конкурс-фестивалендә катнашуга гаризалар җыю башланды. Бу яшьләр аудиториясе өчен театр әсәрләре конкурсы. Гаризалар җыелмасы 15 майга кадәр дәвам итәчәк. Проект Россия Мәгариф министрлыгы ярдәмендә уза.

«Белем» җәмгыяте конкурсында катнашу өчен, театр пьесасын, аның кыска синопсисын яки киләчәк әсәр идеясен theatre.znanierussia.ru сайтында гариза формасы аша җибәрергә кирәк. Карарга рус телендә моңарчы сәхнәгә куелмаган оригиналь пьесалар, биш тематик трек: тарих, социология һәм психология, фән, экология, мәдәният һәм сәнгать буенча кабул ителә. Шулай ук катнашуга яшьләр аудиториясе өчен актуаль темаларга әсәрләр дә кабул ителә.

Ай дәвамында, 15 майдан 15 июньгә кадәр, җибәрелгән эшләрне эксперт советы бәяләячәк, анда танылган театр режиссёрлары, язучылар, сәнгать җитәкчеләре, драматурглар, театр һәм җәмәгать эшлеклеләре керәчәк.

Конкурс нәтиҗәләре буенча экспертлар, җиңүчене сайлаячак. Аның пьесасы Мәскәү театры сәхнәсендә танылган Россия актерлары катнашында сәхнәләштереләчәк. Спектакльне сәхнәгә "Алтын битлек" премиясе лауреаты, "Практика" театры режиссеры, МХАТ мәктәп-студиясе укытучысы Юрий Квятковский куячак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International