Мәктәпләрдә тарих дәресен беренче сыйныфтан ук укытмаячаклар. Әмма укучылар туган як тарихын өйрәнү белән шөгыльләнәчәк.
Россия мәгариф министры Сергей Кравцов әйткәнчә, тарих буенча төп программа хәзерге кебек үк бишенче сыйныфтан башланачак. Министр сүзләренә караганда, мәктәпләрдә тарих дәресен беренче сыйныфтан ук укыта башлау турында мәгълүматны дөрес кабул итмәгәннәр.
«Бу дәресләр түгел, дәресләр бишенче сыйныфтан башлап керәчәк, әмма башлангыч сыйныфларда ук «Әйләнә-тирә дөнья» дәресләрендә төбәк тарихын, кече ватан тарихын өйрәнә башларга була. Музейларга, күргәзмәләргә барырга мөмкин. Моны класс эшчәнлеге кысаларында эшләргә була», - дип аңлатты министр мәктәп укучылары өчен узган тарих форумында.