28 апрельдән 30 апрельгә кадәр Пермь краенда Идел буе федераль округының мәктәп укучылары арасында интеллектуаль олимпиадасының округ финалы узачак - https://vk.com/club203850017.
Татарстаннан олимпиадада республиканың өч гомуми белем бирү учреждениесеннән 8-11 сыйныф укучылары катнаша.
Олимпиада дүрт юнәлеш буенча узачак: робототехника, программалаштыру, уйлап табучылык бурычларын хәл итү һәм интеллектуаль уен «Нәрсә? Кайда? Кайчан?» Җыелма командаларга муниципаль һәм төбәк сайлап алу ярышларында җиңүчеләр керде.
Округ мәктәп укучыларының "баш мие штурмы" нәтиҗәләрен профессиональ белгечләр командасы бәяләячәк, аның составында - Россиянең әйдәп баручы югары уку йортлары галимнәре, олимпиада әзерлеге үзәге укытучылары, өстәмә белем бирү педагоглары, инженер-уйлап табучылар.