Яңа уку елында Әлмәттә "Адымнар" күптелле белем бирү мәктәбе ачыла. Анда 1224 бала кабул ителәчәк.
Биредә балаларга өч телдә - рус, инглиз һәм татар телләрендә белем бирергә җыеналар.
Яңа мәктәпне "Ел укытучысы-2012" конкурсының муниципаль этабында җиңгән Яруллин Илшат Илдус улы җитәкли.
Мондый белем бирү комплекслары Казанда, Алабугада, Яр Чаллыда һәм Актанышта эшли инде.