2022 елның 11-15 апрелендә Мәскәүдә В.И.Вернадский исемендәге XXIX Бөтенроссия яшүсмерләр һәм яшьләр укуларының Бөтенроссия конкурсы финалы узды.
В.И.Вернадский исемендәге XXIX Бөтенроссия яшүсмерләр укуларының көндезге конференциясен үткәрү программасында әлеге конкурсның 2 турга (финалына) кертелгән катнашучылар белән аралашуның төрле форматлары оештырылды.
Конкурска 1395 эш тапшырылган, шуларның 2 турына 967 эш кертелгән. Татарстан Республикасыннан Казан, Мамадыш, Түбән Кама шәһәрләреннән 7 укучы катнашты.
1 нче дәрәҗә дипломнар белән Татарстан Республикасыннан түбәндәге катнашучылар бүләкләнде:
- Алексеева Виктория Андреевна, Салахова Азалия Илшатовна;
- Бахитова Дарина Рәшит кызы;
- Большаков Даниил Андреевич;
- Котляр Эллина Олеговна;
- Османова Сабина Заур кызы;
- Сафин Рөстәм Раилевич.
Шулай ук В.И.Вернадский исемендәге Бөтенроссия яшүсмерләр укулары кысаларында дисциплинаара тикшеренүләр идеяләре конкурсы үткәрелде, анда Татарстан Республикасы вәкилләре призлы урыннар яуладылар һәм төрле номинацияләрдә җиңүчеләр булдылар.
Җиңүчеләрнең һәм дипломантларның барлык фәнни җитәкчеләре Рәхмәт хатлары алды.