Бүген, 20 апрельдә, Казанда туган телләрнең Бөтенроссия форумы узачак, аның кысаларында татар теле буенча IХ Халыкара олимпиадага йомгак ясалачак.
Туган телләрнең Бөтенроссия форумы 2014 елдан ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан, татар телен, әдәбиятын һәм татар мәдәниятен үстерү өчен өстәмә шартлар тудыру максатында, туган телләрне саклау һәм үстерү буенча дәүләт программасы кысаларында үткәрелә.
Гадәттәгечә форум кысаларында шулай ук яшь шагыйрьләр һәм язучыларның «Илһам» бөтенроссия конкурсында җиңүчеләрне һәм призерларны һәм К.Насыйри һәм Р.Фәхреддин исемендәге республика премияләре ияләрен бүләклиләр.