Татарстаннан 5 укучы хокук буенча бөтенроссия олимпиадасында җиңде

2022 елның 20 апреле, чәршәмбе

10 апрельдән 16 апрельгә кадәр Түбән Новгородта, Н.И. Лобачевский исемендәге Түбән Новгород дәүләт милли тикшеренү университеты базасында хокук буенча Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабы узды.

Татарстаннан олимпиадада 9-11 сыйныфлардан 39 укучы катнашты.

Ярышлар язма турдан торды, аның барышында катнашучылар үз белемнәрен һәм аналитик сәләтләрен күрсәттеләр, шулай ук хокукның төрле аспектлары буенча эссе якладылар. Катнашучылар үзләренең хокукый эрудициясен, халык алдында чыгыш ясый белүләрен күрсәттеләр.

Татарстан җыелма командасыннан хокук буенча укучыларның бөтенроссия олимпиадасында 5 кеше җиңүче булды:

Зилә Исхакова, Саба муниципаль районының сәләтле балалар өчен аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтүче урта гомумбелем бирү интернат-мәктәбенең 9 сыйныф укучысы;

Роман Моисеев, Казан шәһәре Мәскәү районының 2 нче лицей-интернатының 9 нчы сыйныф укучысы;

Камил Таҗиев, Казан шәһәре Мәскәү районының 2 нче лицей-интернатының 9 нчы сыйныф укучысы ;

Лада Петрова, Казан шәһәре Мәскәү районының Ж.А.Зайцева исемендәге 122 нче гимназиянең 9 нчы сыйныф укучысы;

Ибраһим Билданов, Казан шәһәре Мәскәү районының 2 нче лицей-интернатының 10 нчы сыйныф укучысы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International