Казан студентларына гомумуниверситет вакансияләр маркетында стажировка программалары турында сөйләячәкләр

2022 елның 21 апреле, пәнҗешәмбе

26 нчы апрель көнне гомумуниверситет вакансияләр маркеты узачак. Эш бирүчеләр студентларга стажировка программалары, предприятиеләрдә практика узу турында сөйләячәкләр, шулай ук вакытлы һәм даими вакансияләр тәкъдим итәчәкләр.

Маркетта стенд күргәзмәсе оештырылачак, анда эш бирүчеләрдән мәгълүмат күрсәтеләчәк. Моннан тыш, студентлар экспресс-әңгәмә уза, үз резюмеларын калдыра, лекцияләр һәм мастер-классларда катнаша ала.

Вакансияләр маркеты КФУның яшьләр сәясәте, социаль мәсьәләләр һәм физкультура-спорт тәрбиясе системасын үстерү департаментында укучыларны вакытлыча эш белән тәэмин итүне оештыру үзәге инициативасы белән оештырыла.

Чара 10:00 сәгатьтән 14:00 сәгатькә кадәр Профессор Нужин ур., 2/27 адресы буенча узачак, дип хәбәр ителә Казанның Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге сайтында.

Катнашу бушлай, эш бирүчеләр алдан теркәлү узарга тиеш. Мастер-классларга һәм лекцияләргә керү шулай ук теркәлү буенча башкарыла, урыннар саны чикләнгән.

Кызыксындырган сорауларны +7(843) 206-52-91 (өст. 8165) телефоны буенча биреп була, эш бирүчеләр +7(843)206-52-91 (өст. 8167) телефонына мөрәҗәгать итә ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International