Казан гимназисты Әмир Салихов икътисад буенча Бөтенроссия олимпиадасында абсолют җиңүче булды

2022 елның 21 апреле, пәнҗешәмбе

10 апрельдән 17 апрельгә кадәр Мәскәүдә икътисад буенча бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабы узды.

Олимпиадада 9-11 нче сыйныф укучылары катнашты.

Олимпиада биремнәрен үтәү барышында балалар икътисадны үстерү закончалыкларын һәм икътисадый бурычларны хәл итү буенча белемнәрен күрсәттеләр.

Олимпиада нәтиҗәләре буенча Казанның Идел буе районы 19 нчы гимназиясенең 10 нчы сыйныф укучысы Әмир Салихов абсолют җиңүче булды.

Олимпиада призерлары булды:

Таһир Бикмөхәммәтов, Яр Чаллының 26 нчы гимназиясенең 9 нчы сыйныф укучысы;

Камал Янгиров, КФУның «IT-лицей» ОШИ 9 сыйныф укучысы;

Александр Лукоянов, Яр Чаллының 26 нчы гимназиясенең 11 нче сыйныф укучысы .

Балаларны лаеклы уңышлары белән котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International