18 апрельдән 20 апрельгә кадәр Россия Федерациясе Үзәк сайлау комиссиясе О.Е. Кутафин исемендәге Мәскәү дәүләт юридик академиясе белән берлектә, 10-11 нче сыйныф укучылары өчен сайлау хокукы һәм сайлау процессы мәсьәләләре буенча бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабын уздырды.
Олимпиада ике турда узды - компьютерда тест узу һәм "Акыллы кызлар һәм егетләр" уены форматы буенча интеллектуаль уен.
Анда олимпиада шартлары буенча Россия Федерациясенең һәр субъектыннан өч укучы катнаша ала.
Татарстаннан түбәндәгеләр катнашты:
- Анастасия Тузеева, Түбән Кама районының 29 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбенең 10 сыйныф укучысы;
- Эмиль Бариев, Түбән Кама районының 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 11 сыйныф укучысы;
- Рәис Шәкүров, Яр Чаллы шәһәренең А.С.Пушкин исемендәге 78 нче лицейның 11 нче сыйныф укучысы.
Олимпиадада Россия Федерациясенең 90 белем бирү оешмасы катнашты.
Олимпиада нәтиҗәләре буенча Анастасия Тузеева һәм Рәис Шәкүров өченче дәрәҗә призерлар булдылар.
Балаларны лаеклы уңышлары белән котлыйбыз!