Татарстанда «Иң яхшы билингваль балалар бакчасы» исеменә конкурс дәвам итә

2022 елның 21 апреле, пәнҗешәмбе

Республикада «Иң яхшы билингваль балалар бакчасы» грантын алуга конкурста сайлап алуның 2 этабы дәвам итә.

Исегезгә төшерәбез, конкурс 2022 елның 28 апреленә кадәр дәвам итәчәк. Эксперт комиссиясе Татарстанның 25 белем бирү оешмасында - конкурста сайлап алуның икенче этабында катнашучылар арасында була.

Әлеге этап кысаларында мәктәпкәчә яшьтәге балаларга билингваль белем бирү эшчәнлеген оештыру алымнарының системалылыгы, эшчәнлекнең ресурс белән тәэмин ителеше, белем бирү оешмасының әлеге юнәлеш буенча эш формаларының төрлелеге һәм оригинальлеге, балаларга дәүләт телләрен өйрәтү методикасы һәм технологияләре бәяләнә.

Нәтиҗәләр 5 майга кадәр ясалачак. Cайлап алу нәтиҗәләре буенча комиссия тарафыннан конкурста җиңүче 10 мәгариф оешмасы билгеләнә, алар 500 мең сум күләмендә грантлар белән бүләкләнәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International