«Профессионалитет» стратегик инициативасы тәкъдир ителәчәк

2022 елның 22 апреле, җомга

22 апрельдә 11:00 сәгатьтә «Энергия» Мәскәү асты көллияте мәйданчыгында «Профессионалитет» стратегик инициативасын тәкъдир итү узачак.

Чараның ачык трансляциясе ВКонтактеда «Россиянең милли проектлары» рәсми битендә алып барылачак - https://vk.com/nationalprojectsru.

Презентация вакытында ил икътисадына «Профессионалитет»ның йогынтысы, үзебезнең ил мәгарифе системасын модернизацияләү, мәгариф оешмаларының һәм бизнес-берләшмәләрнең үзара хезмәттәшлеге турындагы мәсьәләләр каралачак.

«Профессионалитет» хезмәт базары таләпләре белән синхронлаштырылган кадрлар әзерләүнең яңа тармак моделен төзергә мөмкинлек бирәчәк. Инде 2022 елда Россиянең 42 төбәгендә өстенлекле юнәлешләр буенча 70 мәгариф-җитештерү кластеры булдырылачак: атом сәнәгате, тимер юл транспорты, металлургия, машина төзелеше (шул исәптән авиа- һәм суднолар төзелеше), химия сәнәгате, авыл хуҗалыгы, җиңел сәнәгать һәм фармацевтика тармагы. 2024 елга мондый кластерлар саны 210 га җитәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International