Мәгариф һәм фән министрлыгы: 2022 елда югары уку йортларының барлык тикшерүләре туктатыла

2022 елның 22 апреле, җомга

Россия хөкүмәте вузларны тикшерү өчен мораторий кертте. Бу хакта пәнҗешәмбе көнне Югары белем өлкәсе вәкилләре белән очрашуда Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы Валерий Фальков хәбәр итте.

- Сүз планлы һәм планнан тыш тикшерүләр турында бара: алар 2022 елда үткәрелмәячәк, - дип ачыклык кертте министр.

Моннан тыш, Фальков вузлар беренче курста белем алу бәясен арттырмаячак, дип ышандырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International