«Россия укытучысы чит илдә» гуманитар проектында педагогларның катнашуы өчен заявкалар кабул ителә башлады

2022 елның 22 апреле, җомга

2022/23 уку елында чит ил мәктәпләрендә белем бирү өчен «Россия укытучысы чит илдә» гуманитар проектына гаризалар кабул итү башланды. Проект биш ел дәвамында Россия укытучылары 43 меңнән артык чит ил укучысын укыткан. Проект дөньяда рус телен һәм Россия мәгарифен популярлаштыруга юнәлтелгән һәм Россия Мәгариф министрлыгы ярдәмендә үткәрелә.

Вьетнам, Монголия, Сербия, Кыргызстан, Таҗикстан һәм Үзбәкстан мәктәп укучыларын рус теле, математика һәм башка фәннәргә өйрәтү өчен Россия педагогларын кабул итәргә әзер. 

Проектта катнашу Россия законнары нигезендә педагогик стажны туктатмый. Укытучыларга, хезмәт хакыннан тыш, торак һәм медицина иминиятләштерүе биреләчәк. Шулай ук эш урынына кадәр транспорт чыгымнарын каплау гарантияләнә.

Өстенлек мәктәпләрдә эшләү тәҗрибәсе булган кандидатларга, шулай ук соңгы өч елда аттестация узган укытучыларга бирелә. Кадрлар резервына эләгергә теләүчеләргә анкета тутырырга һәм белем турындагы дипломның һәм резюменың күчермәсен түбәндәге электрон адреска җибәрергә кирәк: interdom.kadrovik@mail.ru. Гаризалар 2022 елның 30 июненә кадәр кабул ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International