"Белем" җәмгыяте 25-29 апрельдә бөтенроссия мәгърифәтчелек акциясен уздырачак

2022 елның 22 апреле, җомга

"Белем" Россия җәмгыяте РФ Мәгариф министрлыгы белән берлектә "Белемең белән уртаклаш. Яңа офыклар" дип аталган бөтенроссия мәгърифәтчелек акциясен башлап җибәрә, ул 25 апрельдән 29 апрельгә кадәр бөтен Россия буенча мәктәпләрдә узачак. 

Танылган галимнәр, дәүләт эшлеклеләре, эшмәкәрләр, компанияләр һәм иҗтимагый оешмалар хезмәткәрләре белемнәре белән яшь буын белән уртаклашу өчен мәктәпләргә барачак. Акция 25 апрельдән 29 апрельгә кадәр бөтен Россия мәктәпләрендә узачак.

Акция кысаларында дәресләр, лекцияләр, мастер-класслар һәм ачык дискуссияләр фән, мәдәният, сәнгать, бизнес, спорт һәм башка өлкәләрдә яшь кешеләр алдында ачыла торган перспективаларга һәм яңа мөмкинлекләргә багышланачак.

Турыдан-туры эфирда РФ мәгариф министры Сергей Кравцов, РФ финанслар министры урынбасары Михаил Котюков, "Газпром-Медиа" холдингы генераль директоры Александр Жаров, "Милли өстенлекләр" АНО генераль директоры София Малявина һәм башкалар чыгыш ясаячак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International