Татарстанның Кукмара, Зәй һәм Бөгелмә шәһәрләреннән өч укучысы физкультура буенча бөтенроссия олимпиадасында җиңүчеләр булды

2022 елның 22 апреле, җомга

16 апрельдән 22 апрельгә кадәр Екатеринбургта Физик культура буенча Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабы узды.

Татарстаннан Казаннан, Яр Чаллыдан, Бөгелмә, Зәй, Яшел Үзән, Кукмара, Лениногорск, Мамадыш, Түбән Кама, Саба, Чистай муниципаль районнарыннан 44 укучы катнашты.

19 укучы җиңүче һәм призер булды.

Җиңүчеләр:

Мөхәммәт Гайнетдинов, Кукмара 4 нче урта мәктәбенең 11 сыйныф укучысы;
Мария Устимкина, Зәйнең 4 нче урта мәктәбенең 10 сыйныф укучысы;
Аркадий Авсейко, Бөгелмә районының 2 нче лицееның 11 нче сыйныф укучысы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International