Мәгариф министрлыгы информатика һәм математика буенча яңа тирәнтен программалар әзерләде

2022 елның 22 апреле, җомга

«Информатика» һәм «Математика» фәннәрен укытуны камилләштерү буенча эшче төркемнең финал утырышында әлеге фәннәрне тирәнтен өйрәнү буенча уку-укыту программалары тәкъдим ителде. Хәзер программалар гомуми белем бирү буенча Федераль укыту-методик берләшмәсендә каралачак. Хупланган программалар Интернет челтәрендә басылып чыгачак (сайт https://fgosreestr.ru/), аларны илнең барлык мәктәпләре куллана алачак.

«Информатика» һәм «Математика» уку предметларын укытуны камилләштерү буенча эшче төркемгә информатика буенча олимпиадаларда һәм конкурсларда җиңүчеләрне һәм призерларны әзерләү тәҗрибәсе булган мәгариф оешмалары вәкилләре, шулай ук профильле мәгариф, фәнни һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләре керә. Алар арасында - дөнья дәрәҗәсендәге математик үзәкләр: Россия Фәннәр академиясенең В.А. Стеклов исемендәге математика институты һәм Мәскәү фундаменталь һәм гамәли математика үзәге, «Талант һәм уңыш» белем бирү фонды, өзлексез математика белеме Мәскәү үзәге, 239 нчы Президентлык физика-математика лицее, «Математика укытучылары ассоциациясе» төбәкара иҗтимагый оешмасы һәм башкалар.

Экспертлар фикеренчә, белем бирү процессына яңа тирәнәйтелгән программаларны кертү илнең цифрлы технологияләр һәм ясалма интеллект, роботлаштырылган системалар, ресурсларны саклау энергетикасы һәм Россия Федерациясе фәнни-технологик үсешенең башка өстенлекле юнәлешләре өлкәсендә прогресска ярдәм итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International