Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Мәгариф
һәм фән министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык
Максатлар һәм бурычлар
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты
Иҗтимагый совет
Мәгариф өлкәсе эш юнәлешләре
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының тарихы
Максат һәм бурычларны гаммәви формалаштыру
Күрсәтелгән хезмәтләргә бәйсез бәя бирү
Эшчәнлек
Программалар, проектлар һәм чаралар
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Югары һәм урта белем
Гомуми белем
Балаларга тәрбия, өстәмә белем бирү
Терроризмны кисәтү
Коррупциягә каршы тору
Архив
Документлар
Мәгълүмат-телекоммуникация “Интернет” челтәрендә ачык мәгълүмат формасында урнаштырылган мәгълүмат белән куллану шартлары
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Норматив документлар
Хезмәт хакы түләү системасы
Укытучылар хисабын киметү буенча киңәшләр
Матбугат хезмәте
Атналык план
Пресс-релизлар
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә өчен мәгълүмат
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Гражданнарны кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатен карау тәртибе
Интернет аша кабул итү
Мөрәҗәгать статусын тикшерү
Гражданнар өчен бушлай юридик ярдәм
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен анализлау
Элемтә өчен мәгълүмат
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы
Йә «икеле»лек, йә 100 баллык беләбез
2013 елның 20 июне, пәнҗешәмбе
Икенче мәҗбүри фән саналган математикадан БДИ нәтиҗәләре быел да артык шатланырга ирек бирми. Имтихан тапшырган 20623 татарстанлының 4,3 проценты минималь 24 баллны җыя алмаган. Гомумән, Россия буенча саннар тагын да зуррак – 7,6 процент бусаганы узмаган.
Тычканга – үлем, мәчегә – көлке дигәндәй, «Рособрнадзор» экспертларын бу саннар, киресенчә, тынычландыра төшкән, ахры. «Математика буенча имтихан нәтиҗәләрен анализлау Интернетка «агып чыккан» материалларның балларга артык зур йогынты ясамаганлыгын күрсәтте. Массакүләм мәгълүмат чараларының «нәтиҗәләр кисәк үсеп китмәгәе» дигән фаразлары тормышка ашмады», – диелә федераль органның матбугат үзәгеннән алынган хәбәрдә. Ничәдер процентның «икеле» алуы гына күчермәгәннәр икән дип тынычланырга сәбәп була ала, күрәсең.
Математиканы җиңә алмаган укучылар саны 2012 елда да шул тирә булган – 4,2 процент (Россия буенча – 7,5). Аның каравы «йөзбаллчы»лар арткан. Узган ел нибары ике укучы гына иң югары билгене алган булса, быел андыйлар – 15.836 укучының 80нән югарырак балл җыюы – шулай ук мактаулы күрсәткеч. Экспертлар быел Татарстанда математика буенча уртача балл 56,1гә тигез дип исәпләп чыгарганнар. Узган ел бу санның 48,6 булуын игътибарга алсаң, «икеле капчыклары» төшергән кәеф бераз күтәрелә төшә. Ул югары баллар гадел дә җыелган булса, әлбәттә...
«Шәхри Казан» материаллары буенча
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
16
апрель, 2026 ел
Россия һәм Төркия укучылары татар теле буенча олимпиада Гран-при алдылар
Татар теле буенча XIII Халыкара олимпиада Гран-при ияләре билгеле. Аларның исемнәрен бүген Казан «Корстон» комплексында бүләкләү тантанасында игълан иттеләр.
Арча мәктәбе укучысы «Профессионаллар» бөтенроссия чемпионатында көмеш медаль яулады
Арчаның 6 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбенең 8 “В” сыйныф укучысы Ранель Гаптелбәров “Профессионаллар” һөнәри осталык чемпионатының йомгаклау (төбәкара) этабында яшүсмерләр арасында “Физик культура, спорт һәм фитнес” компетенциясендә көмеш призер булды, дип хәбәр итәләр Арча муниципаль районының ВКдагы рәсми аккаунтында. Ярышлар Оренбургта узды.
Биектау районында МХО сугышчысы истәлегенә «Герой партасы» ачтылар
Татарстанның Биектау районы Учхоз мәктәбендә махсус хәрби операциядә катнашучы Илһам Адаев истәлегенә багышланган “Герой партасы” ачылды.
«ЕГЭ - это про100!» бөтенроссия онлайн-марафоны
2026 елның 22 апреленнән 28 апреленә кадәр Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Рособрнадзор) мәгълүмати-аңлату кампаниясе кысаларында “БДИ - ул про100!” Бөтенроссия онлайн-марафоны үткәрә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз