Ата-аналарның 65,2 проценты “Дин мәдәниятлары һәм дөньяви этика нигезләре” курсын кирәкле дип таба

2013 елның 20 июне, пәнҗешәмбе
ТР Дәүләт Советының Мәдәният, фән, мәгариф һәм комитеты утырышында Татарстан Республикасы белем бирү оешмаларында “Дин мәдәниятлары һәм дөньяви этика нигезләре” белем бирү курсын тормышка ашыру турында сөйләштеләр. Әлеге мәсьәлә буенча ТР Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Данил Мостафин хисап тотты.
Билгеле булганча, әлеге курс Татарстанның 4 нче сыйныф укучыларына 2012-2013 уку елында беренче тапкыр керде. Республика укучылары дөньякүләм диннәр мәдәниятлары нигезләре һәм дөньяви этика нигезләре модульләрен сайлап алды. Беренче юнәлешкә укучыларның - 61,3 проценты, икенчесенә 38,7 проценты өстенлек бирде. Урынбасар сүзләренчә, әлеге күрсәткечләр ата-аналарның нинди фикердә торганлыгын аңларга мөмкинлек бирә.
2013-2014 уку елында күрсәткечләр бераз үзгәрәк. Дөньякүләм диннәр мәдәниятлары нигезләрен укучыларның 52,2 проценты һәм дөньяви этика нигезләрен 47,5 проценты сайлап алган.
2013 елның маенда “Дин мәдәниятлары һәм дөньяви этика нигезләре” белем бирү курсын тормышка ашыру торышы буенча сораштыру үткәрелгән. Анда Татарстан Республикасының 51 муниципаль берәмлегеннән 5876 кеше катнашкан. Аларның 847се – укытучылар, 2872се – 4 нче сыйныф укучылары, 2157се – укучыларның ата-аналары. Мониторинг нәтиҗәләре күрсәткәнчә, укучыларның 68,5 процентына әлеге курс ошый, ата-аналарның 65,2 проценты аны кирәкле дип таба.
Утырышта шулай ук РИУның уку эшләре буенча проректоры Марат Гыйльманов Татарстан Республикасында укытыла торган дини дисциплиналар буенча уку һәм методик әсбаблар турында мәгълүмат бирде. Ул үз чыгышында РФдә мондый төр әсбабларны чыгаручы нәшриятларның булмавын билгеләп үтте. Татарстан мөфтиятенең уку йортлары өчен нинди уку әсбабларын кулланырга яравы турында рекомендацияләр белән чыгуын хәбәр итте. Алга таба республикада дини уку йортлары өчен методик әсбабларны һәм дәреслекләрне үзәкләштерелгән рәвештә сатып алу планлаштырыла. Бары тик кат-кат тикшерелгән уку әсбаблары гына уку йортларына барып җитәчәк.
Хәзерге вакытта уку әсбабларын сайлап алу һәм эшләү критерийлары төзелә. Шулай ук тарихи мирасны кайтару һәм татар дин әһелләренең хезмәтләрен дәресләрдә куллану, башка югары йортлары белән берлектә Хәнәфи мәзһәбенә караган уку әсбаблары бастырып чыгару һәм апробацияләү көтелә.
Утырышта шулай ук “Мәгариф турында” закон проектын икенче укылышка әзерләделәр. Әлеге закон проектына карата 58 тәкъдим кергән. Закон проектын киләсе сессиядә икенче һәм өченче укылышта тулаем кабул итү көтелә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International