2022 елда сәламәтләндерү лагерьларында Татарстаннан 218 меңнән артык бала ял итәчәк

2022 елның 23 апреле, шимбә

Быел Татарстанның һәм Кара диңгез яр буйларының балалар сәламәтләндерү лагерьларында республикадан 218 меңнән артык бала ял итәчәк. Бу хакта балалар лагерьларында балаларны ял итүгә һәм сәламәтләндерүгә багышланган Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министрлыгының кече коллегиясендә Татарстан Республикасы вице-премьеры Ләйлә Фазлыева хәбәр итте.

Быел 42 меңнән артык бала бюджет нигезендә ял итү белән тәэмин ителәчәк, дип билгеләп үтте ТР яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов.

Моннан тыш, Кара диңгез яр буе лагере эшен дәвам итәчәкләр. Быел анда Татарстан Республикасыннан 5 меңнән артык бала ял итәчәк. Балаларны ял урынына махсус "балалар" тимер юл составлары белән вокзалларда яшел коридорлар оештырылачак.

Шулай ук мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен махсус сменалар уздыру эше дә дәвам иттереләчәк, ул вакытта баладан ата-ана яки тәрбияче озатуында лагерьга китә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International