«ТопБЛОГ» проектының икенче сезонында укыту «Мәгариф турында» һәм «Мәктәп пабликы» программалары буенча бушлай узачак. Дәресләрне әйдәп баручы блогерлар һәм экспертлар үткәрәчәк. Катнашучылар мәктәп белемен популярлаштыру, социаль челтәрләр аша агарту эшчәнлеге алып бару һәм профильле аккаунтларны рәсмиләштерү механизмнары турында беләчәкләр.
«ТопБЛОГ» та белем бирү оешмалары укытучылары һәм хезмәткәрләре, балалар бакчалары тәрбиячеләре, югары уку йортлары студентлары, 14 яшьтән өлкән сыйныф укучылары катнаша ала. Укудан соң алар үзләренең максатчан аудиториясенә таянып, аңлашыла торган һәм кызыклы итеп социаль челтәрләрдә профильле блоглар алып бара алачак.
Дәресләр май – июнь айларында узачак. Алар башланганчы ук һәр катнашучыга баллар-топкоиннар җыю өчен виртуаль копилка ачыла. Виртуаль баллар өстәмә консультацияләр, шәхси мастер-класслар, аудитлар алу мөмкинлеге бирә. Дәресләр алдыннан тест үткәрелә, аның нәтиҗәләре буенча уку дәрәҗәсе билгеләнә. Һәр дәрәҗәдә катнашучы бер яки берничә бурычны үтәргә тиеш, алар гади (материалны укып/карарга), шулай ук катлаулы (күрсәтелгән вакыт эчендә билгеле бер контент булдырырга) булырга мөмкин.
Иң яхшылар июль – сентябрь айларында «Россия-мөмкинлекләр иле» блог – турында катнашачак.
Ноябрь аенда финалистлар остазлар белән кейс-марафонга реалити-шоу форматында җыелачак, анда алар реклама кампанияләренең контентын һәм драфтларын эшләү буенча биремнәр үтәячәк.
Җиңүчеләр үз блогларын продюсерлау һәм проектны «ТопБЛОГ» партнерлары белән эшләтеп җибәрү мөмкинлеген, тәҗрибәле блогерлардан остазлык, реклама кампаниясе амбассадоры статусын алачак.