Казанның 18 нче гимназиясенең өстәмә корпусы төзелешенә 220 млн сум сарыф ителәчәк

2022 елның 23 апреле, шимбә

Казанда 18-нче номерлы гимназиянең өстәмә корпусын төзүгә 220,5 млн. сум тирәсе акча тотылачак. Тиешле тендер дәүләт сатып алулары порталында урнаштырылган.

Тендер документларыннан күренгәнчә, гомумтөзелеш эшләреннән тыш, башкаручы тәрәзәләр һәм ишекләр куярга, бинаны җылылык, вентиляция, су, канализация белән тәэмин итәргә, сакчылык-янгын сигнализациясе һәм видеокүзәтү системаларын монтажларга тиеш булачак.

Татар телендә белем бирүче 18-нче номерлы Гимназия шәһәрнең Идел буе районында Кол Гали урамы, 13-нче йорт адресы буенча урнашкан.

Заказчы сыйфатында ТР Баш инвестицион-төзелеш идарәсе чыгыш ясый, акчалар республика бюджетыннан күчереләчәк. Конкурста катнашу өчен гаризалар 28 апрельгә кадәр кабул ителәчәк, ә подрядчыны 4 майда билгеләячәкләр. Эшләр агымдагы елның 30 ноябренә кадәр башкарылырга тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International