Чаллыда 69 нчы микрорайонда гомуми белем бирү мәктәбе төзелә. Хәзерге вакытта объектның әзерлеге 22% тәшкил итә.
Объектта эшләрне «Евростиль» Чаллы компаниясе башкара. Мәгариф учреждениесе төзелешендә 260 кеше эшли.
Хәзерге вакытта өченче каттагы стеналарны һәм колонналарны, өслек плитәләрен төзү эшләре бара, төзүчеләр 1-3 катлы кирпеч кладка, түбә, тәрәзә, фасад ясыйлар. Мәктәпнең эчен ясау эшләре башланды. Укучылар яңа сыйныфларда 2022 елның 1 сентябрендә парта артына утырыр дип планлаштырыла.
Узган ел Чаллыда берьюлы ике мәктәп - Замелекесьеда 14 нче гимназия һәм 59 нчы «Адымнар» гимназиясе ачылды. Замелекесьедагы 14 нче гимназия моннан өч ел элек ачылган 39 нчы мәктәпне бушатырга мөмкинлек бирде. Мэр Наил Мәһдиев сүзләренчә, яңа белем бирү учреждениесе булмаса, балаларга өч сменада укырга туры килер иде.