Россия вузларына укырга керүче абитуриентлар Дәүләт хезмәтләре порталы аша документларның төп нөсхәләрен тапшырмаска мөмкин, моның өчен төп шарт: абитуриент турында мәгълүматларның сервиста расланган булуы, дип белдерде фән һәм югары белем министры Валерий Фальков җомга көнне.
Министр сүзләренә караганда, узган елда "Поступление в вуз онлайн" сервисы бюджет урыннарына керү өчен генә эшләгән булса, агымдагы елда ул укырга керү өчен бюджеттан тыш эшкә керешәчәк.
Элегрәк Фальков Россия университетларында кабул итү кампаниясе 2022 елда 20 июньдә башланачак, дип белдерде. Абитуриентлар документларны шәхсән "Поступление в вуз онлайн" сервисы ярдәмендә, югары уку йортының мәгълүмати системасы аша, шулай ук почта аша тапшыра алачак. Гыйнварда Мәгариф һәм фән министрлыгында документлар тапшыру мөмкинлеге һәр конкрет төбәктә эпидемия хәленә бәйле булачак, дип хәбәр иттеләр.