"Бәләкәч"кә алмашка федераль программа килә

2013 елның 20 июне, пәнҗешәмбе
Тагын 2-3 елдан Татарстанда балалар бакчалары кытлыгы мәсьәләсе үз актуальлеген югалтырга мөмкин. Ата-аналар сөенеченә 2015 ел ахырына кадәр республикабыз тәрбия йортларында 30 мең яңа урын булдырырга ниятлиләр.
Яңа балалар бакчалары төзүгә акчаны республикабыз федераль казнадан алырга планлаштыра. Мәгариф җитәкчеләре мәктәпкәчә тәрбия йортлары төзү программасында актив катнашып, өч яше тулган нарасыйлар арасында чиратны тәмам юкка чыгарырга уйлый.
Белүебезчә, соңгы елларда Татарстанда балалар бакчалары сафы шактый киңәйде инде. 2011 ел ата-аналар күңеленә киң колачлы “Бәләкәч” программасы тормышка ашуы белән кереп калды. Республика бюджетыннан бүлеп бирелгән 3,2 миллиард сум акча 13 меңгә якын нәнине бакчалы итәргә мөмкинлек бирде. Шул рәвешле балалар тәрбия йортларына кытлык проблемасы бераз артка чигенде.
Бүгенге көндә республикабызда 1950 балалар бакчасы эшли. Аларда 188 мең бала тәрбияләнә. Шулай да балалар бакчасына чират әле дә саклана. Бигрәк тә 1,5 яшьтән 3 яшькә кадәрге нәниләр арасында бакча көтүчеләр күп. Яңа федераль программа буенча төзелгән мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре бу юнәлештә дә хәлне уңай якка үзгәртер дигән өмет бар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International