Дәреснең бурычлары – мәктәп укучыларын һәм яшьләрне ТРИЗ методикасы белән таныштыру, интеллектуаль милек булдыру һәм интеллектуаль хокукны яклау механизмнарын аңлату.
Бөтенроссия ачык дәресен ТРИЗ рәисе урынбасары Алексей Щинников үткәрәчәк. Ул дөньяда беренче булып "Конфликторинг" ТРИЗ һәм логика базасында сөйләшүләр алып бару һәм конфликтларны хәл итү системалы-интегратив технологиясен һәм уйлап табуның 12 методын эшләде.
Бөтенроссия ачык дәрес онлайн-форматта узачак. Аңа Мордовия, Мәскәү, Саратов, Ульяновск өлкәләреннән, Адыгеядан һәм башка төбәкләрдән инженер классларында тәрбияләнүчеләр кушылачак. Чара ахырында катнашучылар белән "сорау-җавап" форматында аралашу булачак, иң кызыклы сорауларның авторлары ВОИР бүләкләрен алачак.
Дәреснең трансляциясен «ВКонтакте» социаль челтәрендәге рәсми битендә, Роспатентның YouTube-каналында карарга мөмкин.
Видео RuTube-Роспатент каналында сакланачак.
Дата һәм вакыты: 26 апрель, 12:00.
Уздыру форматы: онлайн.