«Сугыш чоры җырлары» - ул ачык дистанцион хәрби һәм патриотик музыкаль конкурс. 2022 елда ул Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгына багышланган һәм «Без бөек держава өчен» Бөтенроссия музыкаль проекты кысаларында уза.
Татарстан Республикасы башкаручыларын активлыкка кушылырга чакырабыз. Конкурска гаризалар 9 майга кадәр кабул ителә. Шул ук көнне онлайн-форматта конкурс үзе дә узачак.
Конкурста катнашу өчен 3 яшьтән өлкәнрәкләр: сәләтле балалар һәм яшүсмерләр, иҗади яшьләр һәм өлкәнрәкләр чакырыла. Әйтергә кирәк, гаризага автор, шигъри, вокал, музыка-инструменталь, хореография, башкару сәнгате һәм башка күп кенә әсәрләрне куярга мөмкин.
«Сугыш чоры җырлары» бәйгесендә җиңүчеләргә Гран-при, I, II, III дәрәҗә лауреат дипломнары, I, II, III дәрәҗә дипломнар, катнашучы дипломнары тапшырылачак. Тулырак мәгълүмат Нигезләмәдә.
Конкурсны оештыручылар: «Мәдәният һәм сәнгать хезмәткәрләренең иҗади берлеге» төбәк иҗтимагый оешмасы, Казан мәгълүмати-аналитик үзәге.