Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры И.Г.Хадиуллинның Туган тел көне белән тәбрикләве

2022 елның 26 апреле, сишәмбе

Сезне Туган тел көне һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 136 ел тулу уңаеннан чын күңелдән тәбрик итәм!

Бу көннең Татарстан Республикасында Туган тел көне дип игълан ителүе очраклы түгел. Тукай дигәндә, иң беренче безнең күз алдыбызга туган телебез, аның сафлыгы һәм нечкә төсмерләре килеп баса. Тукай шигырьләре аша без сабый чактан ук бу дөньяны күреп-белеп, «яшьләй тырышырга» кирәклеген, «эш беткәч кенә уйнарга яравын» төшенәбез, аның үгет-нәсихәтләрен күңелләребезгә сеңдерәбез, «монда хикмәт, мәгърифәт һәм монда гыйрфан, монда нур», – дип, тырышып-тырышып белемгә, мәдәнияткә, сәнгатькә тартылабыз.

Туган тел – ата-бабаларыбызның рухи мирасын, милләтебезнең зирәклеген, тарихи кыйммәтләребезне гасырлардан гасырларга саклаучы, буыннар чылбырын ныгытучы илаһи бер көч ул. Телебез – бәяләп бетергесез белем чыганагы, туган көнебездән бирелгән бәһасез бүләк. Туган телдә сөйләшү, аның яңгыравына соклану, мәдәни энҗеләренә кагылу шатлыгы безне туганнан алып олы яшькә кадәр озата баруы бик мөһим. Туган телен белгән һәм онытмаган халык кына милләт булып кала, теле бетсә, ул тарала, юкка чыга.

Туган телгә ихтирамлы мөнәсәбәт һәм анда сөйләшү теләген тәрбияләүдә гаилә, ата-аналар һәм мәктәп укытучылары зур роль уйный, чөнки балалар һәм яшүсмерләрнең сөйләм культурасы нәкъ менә көндәлек аралашуны формалаштыра. Милли мәдәниятне һәм сәнгатьне пропагандалау, яшьләргә әхлакый һәм патриотик тәрбия бирү, ана теле аша гүзәллекне тоярга һәм игелекле булырга өйрәтү кебек изге эш белән шөгыльләнүчеләрнең барысына да ихлас рәхмәт әйтәсем килә.

Туган телебезне үстерү, милли кыйммәтләребезне кадерләп саклауда бары тик уңышлар юлдаш булсын!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International