Татарстанда хәрби-патриотик «РосКвиз» үткәрделәр

2022 елның 27 апреле, чәршәмбе

26 апрельдә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының мәктәптән тыш эшләү республика үзәге тарафыннан югары технологияләр өлкәсендә «ИТ-парк» Технопаркы базасында #БЕЗБЕРГӘ фестивале кысаларында Татарстан яшь армиячеләре өчен хәрби-патриотик «РосКвиз» узды.

Чара актив гражданлык позициясен формалаштыру, патриотик аң һәм гражданлык инициативасы чагылышының яңа формаларын булдыру, белем алучыларны хәрби Дан көннәренә һәм Ватан тарихында истәлекле даталарга багышланган чараларда катнашуга җәлеп итү максатыннан узды.

Хәрби-патриотик «РосКвиз»да түбәндәге мәгариф оешмаларыннан 30 яшь армияче (6 команда) катнашты:
- Казан шәһәренең Авиатөзелеш районындагы 62 нче аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтүче урта гомуми белем бирү мәктәбе;
- Казан шәһәренең Мәскәү районындагы 34 нче татар-рус урта мәктәбе;
- Казан шәһәренең Совет районындагы 161 нче рус-татар урта гомуми белем бирү мәктәбе;
- Казан шәһәренең Совет районындагы 140 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе;
- Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы;
- Казан технология һәм дизайн көллияте.

Җиңүчеләр:
1 урын - Казан мәгълүмат технологияләре һәм элемтә техникумы;
2 урын - Казан шәһәре Совет районының 161 нче рус-татар урта гомуми белем бирү мәктәбе;
3 урын - Казан шәһәре Совет районының 140 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе.

28 апрель көнне «РосКвиз» Яр Чаллы шәһәренең яшь армиячеләре өчен 1 нче номерлы шәһәр иҗат һәм яшьләр сарае базасында узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International