География буенча БДИга багышланган эфир «ЕГЭ – это про100!» онлайн-марафонының икенче сезонын тәмамлады

2022 елның 27 апреле, чәршәмбе

25 апрельдә Рособрнадзорның «ЕГЭ – это про100!» онлайн-марафонының унберенче чыгарылышы чыкты. Ул 2022 елгы аттестация кампаниясенең беренче имтиханнарының берсенә – географиягә багышланды.

Анда катнашучылар имтихан биремнәрен формалаштыру үзенчәлекләре, география буенча БДИда очрарга мөмкин булган потенциаль кыенлыклар турында сөйләделәр, шулай ук укучылар сорауларына җавап бирделәр.

ФИПИ эксперты, Е.М. Примаков исемендәге Өлкә гимназиясенең география укытучысы Андрей Жеребцов искә төшергәнчә, география буенча БДИ структурасы укучыларга яхшы таныш – демоверсия 2021 елның августында ФИПИ сайтында бастырылган.

Ул, имтихан 31 биремне үз эченә ала һәм ике өлештән тора, дип ачыклык кертте. Беренче өлешнең 22 биременә кыска җавап бирергә кирәк. Икенче өлеш – ул тулы җавапны күздә тоткан тугыз бирем.

«Имтихан аңлаешлы һәм хәл ителә торган. Әгәр Сез уку елына әзерләнгәнсез икән, география буенча БДИ сездә бернинди кыенлыклар тудырмаячак», — дип шәрехләде Андрей Жеребцов.

1500 нче мәктәпнең география укытучысы Майя Онищенко укучылар ясый торган иң киң таралган хаталарны искә төшерде. Аның фикеренчә, иң еш очрый торган проблемалар игътибарсызлык белән бәйле: чыгарылыш сыйныф укучылары географик атамаларны (мәсәлән, Краснодар һәм Красноярск крайлары яки Вологодск һәм Волгоград өлкәләре кебек) яңадан бутарга мөмкин, исәп-хисап ясаганда алынган санны әйләндерү яки саннарны җавапта язу тәртибендә ялгышу дөрес түгел.

Эфирның видеоязмасын Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең «ВКонтакте» социаль челтәрендә һәм YouTube сайтында карарга була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International