2021 ел нәтиҗәләре буенча ГТО комплексына 2,2 миллион кеше кушылды

2022 елның 27 апреле, чәршәмбе

Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко белдергәнчә, 2021 ел нәтиҗәләре буенча «Хезмәткә һәм оборонага әзер» Бөтенроссия физкультура-спорт комплексына 2,2 миллион кеше кушылды.

«ГТО комплексы ел саен зур популярлык ала һәм илнең 85 субъектында гамәлгә ашырыла. Соңгы елда гына да аңа 2,2 миллион кеше кушылды, ә 2014 елдан башлап аның катнашучылары 16,7 миллионнан артык россияле булды. Шул исәптән 5,8 миллионнан артык, алар арасында сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр дә сынауларны уңышлы үтәделәр һәм аерма билгеләрен: ГТО алтын, көмеш һәм бронза значокларын алдылар. Бу бүләкләр шулай ук югары уку йортларына кергәндә абитуриентларның өстәмә өстенлеге һәм югары дәүләт академик стипендиясен алу мөмкинлеге булып тора», - дип билгеләп үтте Дмитрий Чернышенко.

Вице-премьер гражданнарның физик әзерлек дәрәҗәсен бәяләүне оештыру өчен Россиядә 2650 тест уздыру үзәге булдырылуын әйтте. Аларда 5,6 меңнән артык белгеч эшли.

Комплексны камилләштерү максатыннан, 2020 елдан башлап илдә ГТО комплексы чемпионнарының Бөтенроссия фестивале үткәрелә. Аның программасы шәхси нормативларны һәм эстафетаны тапшырудан тора. ГТО фестивалендә катнашучыларны ел саен 10 яшьтән 59 яшькә кадәрге 400 меңнән артык россияле колачлый.

Россия Президенты Владимир Путин 2015 елның 6 октябрендә «Россия Федерациясендә физик культура һәм спорт турында «Федераль законга һәм РФнең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү хакында» Федераль законга кул куйды.

Закон «Хезмәткә һәм оборонага әзер» (ГТО) Бөтенроссия физкультура-спорт комплексын тормышка ашыруга юнәлдерелгән.

ГТО комплексы кысаларында, алты яшьтән башлап, 11 яшь төркемендә спорт нормативларын тапшыру күздә тотыла.

ГТО комплексы «Спорт – тормыш нормасы» федераль проекты кысаларында Россия Президенты Владимир Путин инициативасы белән тормышка ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International