«Артек» барлык регионнардан мәктәп укучылары өчен конкурслар үткәрә. Иң күп балл җыйган балалар Бөтенроссия балалар үзәгенә финал конкурс сынауларына киләчәк, дип хәбәр итә Россия Мәгариф министрлыгы.
«Дипломатик миссия: дөнья балалары» конкурсы читтән торып үткәрелә. Катнашу өчен артек.дети «Путевка» автоматлаштырылган мәгълүмат системасында теркәлергә, балалар сайлап алынган юнәлешләрнең берсе буенча буклет әзерләргә, аннары доклад язарга тиеш була.
Йомгаклау этабы августта «Артек»та узачак. Балалар өчен белем бирү программасы һәм төрле тематик чаралар оештырылачак.
«Сакчыл үсеш стратегиясе» конкурсы өлкән мәктәп укучылары арасында ирекле эшчәнлеккә мотивация формалаштыруга юнәлтелгән. Беренче этап читтән торып үткәрелә. «Путевка» системасында теркәлергә һәм бирелгән темаларның берсе буенча проектны 15 июньгә кадәр башкарырга кирәк. Финалга чыгучылар исемнәре 1 августка кадәр игълан ителәчәк, ә 1 сентябрьдә алар Бөтенроссия балалар үзәгенә киләчәк һәм 10 нчы смена программасында катнашачак.
«Артекта дөнья ассамблеясе» конкурсы 12 яшьтән 15 яшькә кадәрге катнашучыларны берләштерәчәк. Аларга беренче тур биремнәрен үтәргә, сайлап алу тестын үтәргә һәм эссе язарга яки тәкъдим ителгән темаларның берсенә видеоролик ясарга кирәк булачак.
Финалга чыгучылар өчен 9 нчы профильле сменада тематик программа оештырылачак, ул 2022 елның августында узачак.