Балаларны спорт һәм белем бирү программасы көтә: ярышлар, мастер-класслар, кызыклы кешеләр белән очрашулар, профориентация чаралары.
Ярышлар җиде спорт дисциплинасында узачак: бадминтон, баскетбол (дисциплина 3х3), җиңел атлетика (эстафета 4х100), өстәл теннисы, йөзү, самбо, футбол (дисциплина 6х6), шулай ук конкурс программасының өч төрендә: иҗади йорт йөкләмәсе, «Брейн-ринг» интеллектуаль уены һәм «Безнең уеннар тарихы» фотоконкурсы, анда командалар үз мәктәп спорт клубларының фотоархивларын тәкъдим итәчәк.
«Мәктәп спорт клубларының бөтенроссия уеннары - "Смена" өчен мөһим чара, ул беренче чиратта үзәкнең спорт инфраструктурасы ярдәмендә мөмкин булды. Без ярышлар башлануын түземсезлек белән көтәбез. Ышанам, уеннар югары дәрәҗәдә узачак һәм алдагы өч атнада "Смена" көчле көрәшне күрәчәк, анда һичшиксез иң көчлесе җиңәчәк!»- дип билгеләде «Смена» ВДЦ директоры Игорь Журавлев.
Җиңүчеләрне команда (егетләр һәм кызлар) һәм гомумкоманда зачетларында билгелиләр. Призлы командалар дипломнар, кубоклар һәм истәлекле бүләкләр алачак. Җиңүчеләрнең исемнәре танылган сәләтләрен күрсәткән балалар турында дәүләт мәгълүмат ресурсына, «Талант һәм уңыш» мәгариф фондына кертеләчәк.
Уеннарны ачу тантанасы 2022 елның 27 апрелендә 12:00 сәгатьтә булачак. Чараны турыдан-туры трансляцияләүне «ВКонтакте» социаль челтәрендәге «Смена» ВДЦ рәсми аккаунтында күзәтергә мөмкин.