Алексеевск районы укучыларына «Саннар дәресе»ндә ясалма интеллект турында сөйләделәр

2022 елның 27 апреле, чәршәмбе

Биоресурслар буенча Татарстан Республикасы Дәүләт комитеты рәисе урынбасары Рамил Шәрәфетдинов А.А. Малафеева исемендәге 1 нче Алексеевск урта гомуми белем бирү мәктәбендә «Саннар дәресе» үткәрде.

«Саннар дәресе» - укучыларга әйдәп баручы технологик компанияләрдән белем алырга һәм цифрлы икътисад күнекмәләрен һәм компетенцияләрен үстерергә мөмкинлек бирә торган бөтенроссия белем бирү проекты.

Дәрес кысаларында ул балаларга бүген кулланыла торган ясалма интеллектның нәрсә булуы, шулай ук әлеге технологияләр ярдәмендә нинди мөһим бурычлар хәл ителүе һәм алар халыкның тормышын яхшы якка ничек үзгәртүләре турында сөйләде.

«Белемгә омтылыгыз, белемнең яңа өлкәләрен өйрәнегез, кызыксынучан булыгыз», - диде ул.

Чара азагында балалар сораулар бирделәр һәм тренажерлар ярдәмендә практик бурычны хәл иттеләр, үз пилотсыз машинаның моделен төзеделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International