28 апрельдә Казанда, Чехов урамы, 6а йортта, академик Петр Анатольевич Кирпичников - атаклы галим һәм педагог, XX гасырның 60-80 нче елларында Казан химия-технология институтының легендар ректоры, полимерлар химиясе өлкәсендә фәнни мәктәп төзүче, танылган җәмәгать эшлеклесе, Бөек Ватан сугышында катнашучы яшәгән йортта мемориаль такта ачылачак.
Мемориаль тактаның скульпторы Рөстәм Әнсәр улы Габбасов булды, аны оештыруда Казан шәһәре һәм Татарстан Республикасы җитәкчелеге ярдәм итте.
Петр Анатольевич 24 ел буе КХТИны җитәкләгән дәвердә республикада фән һәм мәгарифнең үсеш чоры булды дип әйтсәк тә ялгыш булмас. Кирпичников вакытында институтның барлык корпуслары һәм тулай тораклары, хәзерге вакытта Казан милли тикшеренү технология университеты төзелде, алдынгы фәнни лабораторияләр булдырылды. Петр Анатольевичның оештыру сәләте, аның югары уку йорты һәм мәгариф системасын үстерү юлларын күрә белүе вузда куәтле профессорлар-укытучылар составы булдырырга, 90нчы елларда КХТИ базасында эре Казан технология университеты төзергә мөмкинлек бирде. Петр Анатольевич фәнни юнәлешләрне үстерүдә һәм хәзерге вакытта КНИТУ белән горурлана торган белгечлекләрне торгызуда актив катнашкан, талантлы кадрларны ачыклап, җәлеп итеп һәм аларга ярдәм итә белгән.
Мемориаль тактаны ачу 28 апрельдә 10:30 сәгатьтә Казан шәһәре, Чехов урамы, 6а адресы буенча булачак.