"Балалар лагерьларында 5 миллионнан артык бала ял итәчәк, шул исәптән Луганск һәм Донецк халык республикаларыннан. Әлеге юнәлешне финанслау да артты - ул 60 млрд сум тәшкил итә, ягъни узган елга караганда 20%ка күбрәк», - дип белдерде министр.
Сергей Кравцов искәрткәнчә, балалар ялын үстерүдә уңай чагылыш табачак кайбер карарлар кабул ителде, шул исәптән санитар-эпидемиологик чикләүләр бетерелде, балалар кешбэк программасы озайтылды.
Ул ачыклык керткәнчә, «Уңайлы мохит» программасы кысаларында ел саен 300 миллион сум лагерьлар инфраструктурасы үсешенә биреләчәк. Моннан тыш, төбәкләрдә балалар ялы һәм сәламәтләндерү объектларын торгызу һәм төзү күздә тотыла торган федераль программа эшләнә.
1 июньдә Евпаториядә «Алые паруса» бөтенроссия савыктыру үзәге эшли башлаячак, анда инфекция белән авырган балалар һәм сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән балалар савыктыру программасы узачак.
Сергей Кравцов мәктәпләрдә һәм көллиятләрдә дә, балалар лагерьларында да тәрбия системасын үстерү эшенең мөһимлегенә аерым игътибар юнәлтте.
Ул ассызыклаганча, барлык инициативалар системалы рәвештә гамәлгә ашырыла һәм быел Мәгариф һәм фән министрлыгы беренче тапкыр төбәкләргә балалар лагерьларында тәрбия программасы җибәрде, ул мәгърифәтчелек чараларын үткәрүне, шул исәптән Россия тарихы белән бәйле чараларны да, үз эченә ала.
Җәйге ял нәтиҗәләре буенча ата-аналар һәм экспертлар белән берлектә тармакка ярдәм итү рәвешләренең күптөрлелеге һәм куркынычсызлык системасын тәэмин итү буенча иң яхшы биш регион билгеләнәчәк.