"Дәүләт хезмәтләре" порталында балаларны түгәрәкләргә һәм секцияләргә яздыру сервисына 71 регион кушылган

2022 елның 28 апреле, пәнҗешәмбе

Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко «Дәүләт хезмәтләре» порталында балаларны түгәрәкләргә һәм секцияләргә яздыру сервисына 71 төбәк кушылганын хәбәр итте.

Ул искәрткәнчә, әлеге хезмәттән «Дәүләт хезмәтләре» порталында расланган шәхси кабинеты булган гражданнар файдалана ала.

«Хөкүмәт рәисе гражданнарга дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүгә этаплап күчү концепциясен раслады. Ул Президент Владимир Путин кушуы буенча эшләнгән. Аның максаты-ике ел дәвамында ихтыяҗ зур булган дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең күбесен дистанцион форматка күчерү. «Дәүләт хезмәтләре» порталында балаларны түгәрәкләргә һәм секцияләргә яздыру буенча сервис эшли башлаганнан бирле, узган елның ноябрь аенда алардан 20 меңгә якын ата-ана файдаланган. Хәзер ул Россиянең 71 төбәгендә эшли. Министрлык башка субъектлар белән аларны әлеге хезмәткә тоташтыру буенча эш алып бара. Сентябрьгә барлык субъектларда да ата-аналар әлеге хезмәттән тулысынча файдалана алыр дип өметләнәбез», - дип билгеләп үтте Дмитрий Чернышенко.

Сервис онлайн-режимда бала өстенлекләреннән һәм ата-аналарның мөмкинлекләреннән чыгып, кирәкле секцияне табарга мөмкинлек бирә. Шулай ук порталда дәресләрнең планнары һәм расписаниесе белән танышырга, белем бирү учреждениеләрен чагыштырырга, укытучыны сайларга була.

Вице-премьер барлык теләүчеләр өчен дәүләт хезмәтләренең традицион форматта булуын искәртте. Электрон формат гражданнар тарафыннан хезмәтләрне алу уңайлылыгы һәм тизлеге өчен булдырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International