"500+" мәктәпләренә ярдәм программасы ике елга озайтылырга мөмкин

2022 елның 28 апреле, пәнҗешәмбе

Түбән белем бирү нәтиҗәләре булган мәктәпләргә ярдәм итү программасы Россия төбәкләрендә белем бирү сыйфатын яхшырту буенча үзенең нәтиҗәлелеген күрсәтте, дип белдерде ведомство җитәкчесе Анзор Музаев.
 
"Милли проектлар кысаларында икенче ел «500+» проекты гамәлгә ашырыла. Яхшы нәтиҗә бар. Проект быел тәмамлана, һәм без әлеге проект тагын ике елга озайтылсын өчен инициатива белән чыгабыз", - дип билгеләде ул.

Белем бирү сыйфатын бәяләү федераль институты директоры Сергей Станченко проектка кертелгән белем бирү оешмаларының укытучыларны, ата-аналарны, укучыларны, администрацияне анкеталаштыруны үз эченә алган диагностика узуына игътибарны юнәлтте. Проблемаларны бетерү өчен мәктәпкә куратор беркетелә, ул үсеш программасын төзергә һәм тормышка ашырырга ярдәм итә. 

Мәктәпне кризис хәленнән чыгару һәм аның эшен яңадан төзү өчен якынча бер ярым-ике ел таләп ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International