Россия укучылары урам мультфильмнары фестивалендә катнаша ала

2022 елның 28 апреле, пәнҗешәмбе

Илнең барлык төбәкләреннән мәктәп укучылары урам мультфильмнары фестивалендә катнашырга чакырыла. Бу хакта проектның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Алар үз эшләрен төрле форматларда: отрисовка, компьютер графикасы, пластилин анимациясе кебек форматларда тәкъдим итә ала.

Конкурска 2021 елдан да иртәрәк булмаган һәм ачык чыганакларда бастырылган мультфильмнарны 2022 елның 31 августына кадәр тәкъдим итәргә мөмкин.

Катнашучыларның яше - 18 яшькә кадәр.

Гаризалар 1 июньнән кабул ителә. 

31 октябрь көнне жюри бәйгегә йомгак ясаячак.

Фестивальдә җиңүчеләр электрон исемле дипломнар һәм «Союзмультфильм» киностудиясеннән анимация курсына керү мөмкинлеге алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International