Казан федераль университеты 29 апрельдә студентлар арасында Җиңү маршы үткәрәчәк. Ул Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгына багышлана.
"Быел без Кремль урамы, 18 адресы буенча урнашкан төп бина ишегалдында студентлар маршын уздырачакбыз. Киләсе елда без чараны гадәти, традицион форматта үткәрә алырбыз дип өметләнәбез", – диде КФУның яшьләр сәясәте Департаменты директоры Юлия Виноградова.
Чарада университетның барлык институтлары студентлары, шул исәптән чит ил студентлары, шулай ук әзерлек факультеты тыңлаучылары, студентлар иҗтимагый оешмалары вәкилләре – 500 дән артык кеше катнашачак. Тагын 100 кеше ректорлар бакчасында Муса Җәлил бюстына чәчәкләр салу тантанасында катнашачак.
Бу көнне җыелучылар алдында Казан университетының хор капелласы чыгыш ясаячак. Ә маршның ахырында күккә 77 Күгәрчен җибәреләчәк.
Пандемиягә кадәр Җиңү маршы Кремль урамы буенча Муса Җәлил һәйкәленнән университетның төп бинасына кадәр узды. Анда Бөек Ватан сугышы ветераннары, мөхтәрәм кунаклар, проректорлар, институт җитәкчеләре, чыгарылыш сыйныф укучылары һәм студентлар татар шагыйре һәйкәленә чәчәкләр салдылар.