Казан федераль университеты сурдотәрҗемәчеләр әзерләүне ача

2022 елның 28 апреле, пәнҗешәмбе

Казан федераль университеты сурдотәрҗемәчеләр әзерли башлаячак. Моның өчен «Рус кул теле: тәрҗемә теориясе һәм практикасы» юнәлеше буенча бакалавриат программасы ачыла.

"Әлеге юнәлеш буенча белем алучы студентлар рус теленнән рус ишарәле һәм киресенчә, шулай ук инглиз теленнән рус теленә тәрҗемәчеләр була алачак, чөнки аны тирәнтен өйрәнү күздә тотыла. Җәмгыятьтә сурдотәрҗемәчеләргә ихтыяҗ бик югары. Хәзер сурдотәрҗемәчеләр булып эшләүче кешеләрнең югары лингвистик белемнәре булмау да зур проблема булып тора", - диде филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институтының гамәли һәм эксперименталь лингвистика кафедрасы мөдире Елена Горобец.

Ул ачыклык керткәнчә, тәрҗемәчеләрне генә түгел, әлеге проблема буенча фәнни эшчәнлеккә җәлеп ителәчәк тикшеренүчеләрне дә әзерләү планлаштырыла. Программа бөтенроссия чукраклар җәмгыяте белән берлектә тормышка ашырылачак. Сөйләшү практикасын тавышсыз укытучылар алып барачак. 

Университетны укырга БДИ нәтиҗәләре буенча кабул итәчәкләр. Уку рус һәм инглиз телләрендә филология һәм мәдәниятара аралашу институтында узачак. Быел 13 бюджет урыны каралган. Читтән торып уку срогы 4,5 ел булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International