Моннан тыш, аны татар әдә¬биятын белүнең вузга кирәк булмавы да борчый: “Бүген Казан (Идел буе) федераль универ¬сите¬тының татар теле бүлегенә укырга керү өчен татар әдәбиятыннан имтихан соралмый. Беркайда да ки¬рәк¬ми ул. Рус әдәбияты гына кирәк. Татар әдәбиятын бирүчеләр шуның өчен аз да инде. Минем танышларым арасында да, әгәр вузга кергәндә кирәк булса, тапшырыр идем, диючеләр бар”.
Раушан язмышын, бәлкем, татар теле, филология юнәлеше буенча бәйләгән дә булыр иде. Әмма мәктәптә география, биология фәннәрен укыткан әнисе Галия кебек укытучы булырга теләми шул. Кәгазь эшенең күплеге куркыта аны. Әмма егетнең күңелендә милләтпәрвәрлек көчле. Шәһәрдә кешеләрнең русча сөйләшүе, татар теленең кулланылмавына борчыла ул. “Без лицейда русча укыдык. Татар мәктәпләре аз калып бара. Моны татар теле әдәбияты буенча олимпиадалар уздырганда да күрә идек. Аларга барлыгы 15 укучы килә. Бу 15 татар мәктәбе дигән сүз. Ә калганнары кайда?” – ди Заманов.