28 апрель көнне Лениногорск нефть техникумында «Сүнмәсен Дан! Яшәсен традицияләр!» республика хәрби-спорт бәйгесе үткәрелде. Ул Татарстанның һөнәри белем бирү оешмалары студентлары арасында, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгы хөрмәтенә үткәрелде.
Конкурс яшь гражданнарда патриотик аңның ныклы нигезләрен формалаштыруны, үз Ватаныңны яклау бурычына тугрылык хисләрен булдыруны тәэмин итүче патриотик тәрбия системасын камилләштерүгә юнәлтелгән. Беренче этапта 21 һөнәри белем бирү оешмасы катнашты, ул «Студентларның спорт тормышының бер көне» темасы буенча видеоролик тәкъдим итте.
Икенче этапта беренче этапның 7 финалист-командасы түбәндәге программа буенча ярыштылар: «Визитка» конкурсы, «Хәрбиләштерелгән эстафета» ярышы, «Җиңүчеләр юлы» кроссы, «Канат тарту» конкурсы.
Жюри билгеләгәнчә, конкурс башлангыч хәрби әзерлек күнекмәләрен формалаштыруга, патриотизм хисе тәрбияләүгә, студентларны патриотик тәрбияләүгә бәйле традицияләрне саклап калуга һәм ныгытуга, кыенлыкларны җиңеп чыгуга психологик әзерлек белән ярдәм итте.
Ярышлар нәтиҗәләре буенча урыннар түбәндәгечә бүленде:
1 урын - Лениногорск нефть техникумының «Ялкын» командасы;
2 урын - П.В. Дементьев исемендәге Казан авиация-техник көллиятенең «Иң яхшы» командасы;
3 урын - Лениногорск политехника көллиятенең «Ратник» командасы.
Әлмәт һөнәри көллиятенең «Патриотлар» командасы «Креатив визитка» номинациясендә билгеләп үтелде. Бөгелмә машина төзелеше техникумының «Z» командасы - «Җиңү юллары» номинациясендә җиңүче булды.
Лениногорск музыка-сәнгать педагогика көллиятенең «Гвардия» командасы «Хәрби эстафета» номинациясендә җиңде, ә Чаллы педагогика көллиятенең «Яшьләр арасында патриотизм һәм гражданлык чагылышы» номинациясендә җиңүче булып танылды.