Казан мәктәпләрендә «Зоокайгырту атнасы» тәмамланды

2022 елның 29 апреле, җомга

20 нче апрель көнне Казанның барлык мәктәпләрендә старт алган «Зоокайгырту атналыгы» бүген Горки-Әмәт урманындагы бәйрәм чарасы белән тәмамланды. Чарада «Без кулга ияләштергәннәр өчен җаваплы» дигән шәһәр программасына йомгак ясадылар. Моннан тыш, балалар бер атна эчендә хайваннарга карата җаваплы мөнәсәбәт турында алган белемнәрен ныгыттылар, хезмәт этләренең күрсәтмә чыгышларын карадылар, шулай ук квиз уйнадылар.

«Зоокайгырту атнасы» акциясе Казанның барлык уку йортларында 20 нче апрельдән башлап узды. Укучылар хайваннарга карата игелеклелек дәресләрендә булдылар, сукбай хайваннар темасына уеннар һәм викториналарда, кинологлар һәм зооволонтерлар катнашында сыйныф сәгатьләрендә катнаштылар, шулай ук сукбай хайваннар приютына бардылар. «Зоокайгырту атнасы» «Без кулга ияләштергәннәр өчен җаваплы» шәһәр программасы кысаларында узды, аны гамәлгә ашыру узган елның сентябрь аенда башланып китте. Программа үз эченә 250 дән артык чараны алды, аларда 35 меңнән артык Казан укучысы катнашты.

«Балалар барлык чараларда да актив катнаштылар, – дип билгеләп үтте Казанның Мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары Энҗе Фәхретдинова. – Бүген программага нәтиҗәләр ясауга карамастан, без финал ноктасын куймыйбыз. Җәй көне балалар мәктәп яны лагерьларында ял иткәндә хайваннарга карата сакчыл һәм җаваплы караш белән бәйле күп санлы чараларда катнашачаклар».

Иң актив укучыларны һәм мәктәп педагогларын бүген дипломнар белән бүләкләделәр. Бәйрәмнең якты мизгелләренең берсе Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсенең Кинология хезмәте үзәге хезмәт этләренең күрсәтмә чыгышы булды. 

Үзәкнең башлыгы Дмитрий Дудкин сөйләгәнчә, этләр көн саен күнегүләр ясый, ә күнегүләр аларның эш үзенчәлегенә карап сайлап алына. Дүрт аяклы полицейскийлар ис буенча кешеләрне һәм тыелган матдәләрне ничек эзләүләрен күрсәтте. Акыллы этләр балаларны битараф калдырмады – чыгышлар тәмамланганнан соң укучылар хайваннар белән истәлекле фотосурәтләр ясадылар.

Аннан соң балалар өчен «Лапный урок» үткәрделәр, анда алар йорт хайваны алыр алдыннан торакны ничек әзерләргә кирәклеге, шулай ук эт һәм песиләрнең үз-үзләрен тотышы үзенчәлекләре турында белделәр.

Чара «Мыеклар, тәпиләр, койрык» дип исемләнгән квиз белән тәмамланды, анда укучылар хайваннар турында табышмаклар чиштеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International